Февраль аенда актанышлыларны рәттән өч көн ял көтә

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне булып исәпләнә.

Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне санала. Биш көнлек эш атнасында республика халкы 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.

22 февральдә, бәйрәм алды көне буларак, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International