«Без укырга яратабыз» квест уен.

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

1 февраль  көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе мәдәният һәм сәнгать паркында, 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 3 “В” сыйныф укучылары өчен “Без укырга яратабыз” дигән исемдә квест уен уздырды. Балалар командаларга бүленеп , төрле сорауларга җавап бирделәр. Квест уен  китапка кагылышлы биремнәр белән берлектә,  хәрәкәтле уеннар (парк терапия) белән үрелеп барды. Квест уенда балалар  саннар кергән китап исемнәрен, әкият исемнәрен атадылар,  табигатькә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, елның матур вакыты - кышка багышланган шигырьләр сөйләделәр. Уенның иң кызыклы өлеше паркта яшеренгән хәзинәне табу иде. Биремдә  балалар язучысы Ләбиб Леронның исемен алфавит тәртибендәге саннар эченә яшерелгән хәрефләрдән табарга һәм хәзинәнең парктагы язучылар һәм шагыйрьләр аллеясендә  язучының исеме язылган стенд артындагы кар астында икәнлеге әйтелгән иде.  Балалар хәзинәне  командаларга бирелгән төргәктәге биремне чишеп, планда күрсәтелгән урыннан хәзинәне таптылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International