Иске Айман мәдәният йорты һәм китапханәсе яңалыклары

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

      Хөҗәтова Рәзилә Раил кызының "Колын кызы хисләре" китабын тәкъдир итү кичәбез шаулап-гөрләп узып китте. Кичәбезне Колын авылы "Гөлчирә" мәчете имам-хатибы Айгиз хәзрәт үзенең вәгазе белән башлап җибәрде. Клуб мөдире Саетова Кадрия апа ярдәме белән кичә җырлар, авторның шигырьләре белән үрелеп барды. Кунаклар бик күп килгән иде. Сүзне Иске Айман мәктәбе татар телчесе Кашапова Гөлүсә Васил кызы алды. Ул, Клара Булатова исемендәге примиягә лаек булган авторның китабына кечкенә күзәтү ясады. Үзенең укучысы буларак, ул автор Хөҗәтова Рәзиләнең тәрбияви ягына тукталды. Уңган, булган, алыларны хөрмәт итүен, кечкенәләргә игътибарлы булуын азсызыклады. Мәктәптә һәм университетта тырышып укуы, җәмәгать эшләрендә актив катнашу аның мактау кәгазьләре, грамоталар, дипломнар белән бәяләнә.  Югары класс укучылары тарафыннан авторның шигырьләре укылды. Автор Х. Рәзилә белдеревенчә, аның һәрбер шигыре нинди дә булса вакыйгага нигезләнгән, кемгә дә булса багышланган. Аның "Бурдан кала, уттан калмый", "Сугыш" шигырьләрен тамашачы йөрәге аша үткәреп, күз яшьләре аша тыңлады. 
       Автор үзенең тамашачысына олы рәхмәтен белдереп кичәбез тәмамланды. Ахырда  авторның имзалы китабын алу мөмкинлеге дә бар иде.

       Авторның китабыннан бер шигырь:
Кыстылар да соң милләтне...
Телне кисеп хәл итмәкче.
Туган телне оныттырып,
Безне гел дә юк итмәкче.
Халкымны чүктереп тезгә–
Баш идереп калдырмакчы.
Телсез итеп, илсез итеп,
Ятим итеп калдырмакчы.
Теле бетсен дип язганмы
Тукай, Җәлил, Алиш, Дәрдмәнд?!
Тез чүгәр өчен басканмы
Аягүрә безнең милләт?!
Бетми торсын әле татар!
Без бит бердәм, көчле милләт.
Юкка безне бозар өчен
Ләңгелдисез пешеп-тирләп.(Р.Хөҗәтова)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International