“Тылсымлы китаплар язучы апа”

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел.

Балаларның якын дусты, сабый җанлы язучы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның  тууына 105 ел тулу уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе  Актаныш № 1 урта мәктәбенең 3 “Б” сыйныф укучылары катнашында  (сыйныф  җитәкчесе Айсылу Әхмәтҗанова) әдәби музыкаль кичә уздырды. Кичә 3 өлештән торды. Беренче өлештә  балалар “Тылсымлы китаплар язучы апа” дигән исемдәге электрон презентация ярдәмендә әдибәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Гаилә фотоларын карадылар. Кичәнең 2 өлешендә язучының “Дәү әнием” шигыре һәм “Тәмле тел” хикәясе буенча әдәби дуэль  уздырылды. Әдәби дуэльдә  сорауларга кем тизрәк, дөресрәк  җавап  бирә шул җиңүче  була.  “Дәү әнием” шигыре буенча барысы да  дөрес җавап бирде, шулай да  иң соңгы сорауга Раил төгәл җавап биреп, җиңүче исемен яулады.  Ә  “Тәмле тел” хикәясе буенча балалар барысы да бердәм, дөрес  җавап бирделәр.  Кичәнең өченче өлешендә балалар чыгышы тыңланды. Алар  әдибәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Мәдәни чарага  Әминә Бикчәнтәевага багышланган китап күргәзмәсе эшләп куелды, китапларына күзәтү уздырылды.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International