Кыш көне кошлар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әйе, дөрестән дә кыш айлары кошлар өчен бик авыр чор, бигрәк тә ул суык, карлы буранлы булса. Кар астыннан кошларга ризык табу бик авыр. Ач кошлар суыкта бик интегәләр. Кыш көне көннәр кыска була, ә ачтан үлмәс, туңмас өчен азыкны җәйге чорга карый күбрәк ашарга кирәк.

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен кышлаучы кошларны саклау максатыннан  экологик акция уздыралар. Шул уңайдан, бүген, 25 гыйнвар көнне, 1нче санлы Актаныш мәктәбенең 2А сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөббетдинова) янында кунакта булдылар.

Очрашуның төп сәбәбе, безнең якларда кышлаучы кошлар белән танышу, кышкы суыклардан нәни дусларыбызны саклап калу юлларын эзләү иде.  “Кыш көне кошлар” исемле презентация ярдәмендә, аларның яшәү һәм туклану шартлары белән таныштырдык. Кошларга кыш көне  җимлекләр ясарга кирәклеге турында аңлатылды. Җимлекне ясап кына калмаска, ә аны даими карап, чистартып, аларга җим салып торырга кирәклеген төшендердек. Укучылар белән бергә, кошлар турында шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне укыдык, табышмакларга, викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Ә соңыннан, балаларның, әти-әниләре белән берлектә ясаган җимлекләрен карап уздык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International