Актанышлар Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрде

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

 Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә икенче көн рәттән аншлаг белән легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе узды. Кичә сәхнәдә Актанышта туып үскән җырчылар – "Моң патшабикәсе"нең якташлары чыгыш ясады.

Ә залда Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, иң кадерле кунаклар буларак, Әлфия Авзалованың гаиләсе – кызлары Гүзәл белән Зөлфия, кияве һәм оныклары утыра. Актаныштан чыккан язучы-шагыйрьләр Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Роберт Миңнуллин һәм Ләбиб Лерон да биредә.

Сәхнәдә "Агыйдел" дәүләт бию ансамбле, танылган эстрада артистлары Лилия Муллагалиева, Асаф Вәлиев, Газинур Фарукшин, Фәрит Мирзануров, Азат Нургалиев, җырчы-шагыйрә Ләйлә Дәүләтова һәм башкалар чыгыш ясады.

Оештыручылар әйтүенчә, рәсми чыгышлар каралмаган.

Фойеда Актанышта җитештерелгән тәм-томнардан ярминкә дә оештырылган иде.

Концертны Актаныш якташлар җәмгыяте оештырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International