Актанышта Кыш бабай призына ярышлар уздырылды

2018 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 3 гыйнвар көнне Актанышта Кыш бабай призына шахмат һәм бадминтон ярышлары үтте. Әлеге төр ярышларны үткәрү районыбызның матур бер гадәтенә әйләнеп китте.

Шахмат ярышлары балалар иҗат үзәге бинасында уздырылды. Биредә 60 ка якын укучы катнашты. Спорт сөючеләр арасында Актаныш укучылары, авыл җирлекләреннән килгән балалар һәм районыбыз кунаклары да бар иде. Ярышларның иганәчесе - район хакимияте.  Ярышларны оештыручылар шахмат спортына балалар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә кызыксыну артуын билгеләп үттеләр.  Димәк,  гаиләдә спортка карата игътибар арта дигән сүз!

Бүген шулай ук “Актаныш” спорт комплексында Кыш Бабай призына бадминтон ярышлары да узды. Биредә 40 ка якын төрле яшьтәге спорт сөюче катнашты. Биредә ярышларда катнашкан барлык бадминтончыларга да Кыш Бабай акчалата бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International