16 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы тарссасында кышкы спорт Сезонын ачу тантанасы булып узды. Бирегә район мәктәпләреннән чаңгы спортын үз итүче укучылар җыелды.
Сәламләү сүзләре белән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев чыгыш ясадылар. Алар барлык катнашучыларын сезон ачылу тантанасы белән тәбрик иттеләр һәм намуслы ярышлар булуын теләделәр.
Ярышларда Актаныш районының 26 мәктәбеннән барлыгы төрле яшь категорияләрендә 160 укучы катнашты.
Чаңгы ярышларында җиңүчеләр грамота белән бүләкләнә.