Э.Җәлилованың "Төнге кояш" китабын тәкьдир итү кичәсе

2017 елның 16 декабре, шимбә

15 декабрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре  мәдәният йортының кече залында мәктәп укучылары, Актанышның шигырь сөючеләре өчен  яшь шагыйрә, якташыбыз Эльмира Җәлилованың “Төнге кояш”  китабына премьера  уздырды. Чарада  шагыйрәнең каләмдәш дусты Йолдыз Миңнуллина да катнашты. Ул  Э.Яллиованың иҗатына карата матур фикерләрен җиткерде, үзенең яраткан шигырьләрен укыды, гитара астында җырларын башкарда. Шулай ук “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Л.Шәйгарданова яшь шагыйрәнең иҗатына карата фикерләрен җиткерде, аның белән горурлануын әйтте.Очрашуда шагыйрәнең әти-әнисе Ришат абый һәм Рухия апа, Эльмираның беренче укытучысы Зәйнуллина Ф.Ф., аның авылдашлары, иҗатын яраткан, аның әти- әнисенең дуслары Т.Усманова, Ф.Шәйгәрданова, Ф.Гимадеева җылы сүзләрен әйттеләр.Очрашуга Л.Хөсәенова, И.Фазлыкаевның матур җырлады ямь өстәде. Кичә ахырында китапханә директоры Л.Җ.Шамсунова  яшь шагыйрәләрнең иҗатлары белән соклануын әйтте, иҗат уңышлары теләде, истәлек бүләкләре тапшырды.

  

  

  

  

  

  

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International