Бүген Актаныштагы ресурс үзәктә татар теле буенча республикакүләм олимпиада үтә

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныштагы  авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче ресурс үзәгенә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортларының 9 сыйныф базасында I - II курсларда укучы татар телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада оештырылды. 

Мондый төр олимпиада әлеге белем бирү йортында тәүге тапкыр үтә. Бүген Актаныш технология техникумында республиканың 30га якын  урта урта һөнәри белем бирү йортларыннан 60тан артык студент татар теле буенча белем һәм күнекмәләрен тикшерә. 

Алар арасында Казан, Әтнә, Минзәлә, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Норлат, Буа студентлары булу әлеге олимпиаданың әһәмиятен тагын бер тапкыр ассызыклый. 

Олимпиадага килүче укытучылар һәм студентларны техникумның актлар залында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, техникум директоры Ләйсән Нурлыева сәламләде. 

Студентларга олимпиданың тәртибе аңлатылды. Алар, төркемнәргә бүленеп, практик һәм гамәли биремнәр эшләргә утырды. 

Укытучылар исә түгәрәк өстәл артында бүген үзләрен борчыган сорауларга җаваплар эзләде, әзерләнгән чыгышлар тыңланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International