«Хөрмәтебез сезгә- әниләр” әдәби - музыкаль кичә

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Әни, әнкәй… Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән, тормыш дигән олы юлдан алып баручы  кеше ул.

25 ноябрь  Әниләр көне уңаеннан Татар Суыксу мәдәният йортында “Хөрмәтебез сезгә-әниләр” исеме астында әдәби-музыкаль кичә узды.

Бәйрәмдә  балалар бакчасыннан алып, өлкән  яшьтәгеләргә кадәр үзешчәннәр катнашты. Әниләребезгә багышлап биюләр, җырлар җырланды, “Асыльяр” фольклор ансамбле  “Кичке уен” күренешен сәхнәләштерде, авылыбыз шагыйре Р.Салахиев әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды.

Катнашкан барлык үзешчәннәргәдә  рәхмәт сүзләребезне җиткәрәбез, иҗади уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International