Әдәби сәгать "Ана назы -җирдә мәңгелек!"

2017 елның 25 ноябре, шимбә

Әни !.Шушы исемне әйтү белән кеше күңеленә никадәр җылы хисләр килә. Нинди нурлы яктылык сирпелә. Бу исемне чиксез ярату, гамҗсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез.Инде еллар үтеп тә үзебез дә олыгаеп килгәндә,  бу кадерле исем сагынуга, моң. Сагышка төшерелә.бу олы исем безне гомеребез буе озата килә. 24 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, 2 Актаныш мәктәбенең 8, 10 класс укучылар өчен, актлар залында, әниләр көненә карата “Ана назы җирдә –мәңгелек!” темасында әдәби сәгать  уздырды. Чара Вадим Захаровның әниләр турындагы җырына видеоклибы белән башланып китте.  Электрон презентация күрсәтелде, “Ана-шәфкать диңгезе!” темасында китап күргәзмәсе  эшләде, видеотаныштыру тәкъдим ителде. Укучыларга  В.Шукшинның “Ана йөрәге”, Н.Хәсәновның “Кичеккән күке моңы” әсәрләренә эшләнгән буктрейлер күрсәтелде. Китапханәчеләр Л.Мирзанурова, Ф.Гайнанова шигырьләр укыдылар. Әдәби сәгать ахырында китапханәчеләр укучыларга әниләрен сөендереп яшәргә, аларны хөрмәт итәргә, кадерләргә, сакларга кирәклеге турында искәрттеләр. 

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International