Актанышта милли көрәш буенча ярыш узды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Анваров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды. Турнирның ачылу тантанасы 10.00 сәгатьтә узды, анда ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова , Актаныш районы "Көрәш" федерациясе рәисе Дәниф Харисов, әлеге спорт төренең ветераннары, спорт мастеры Илфат Анваровның дүрт улы һәм спорт сөючеләр катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International