Узган атнада Актаныш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Гафурова Шәмсераван Фәттах кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы тәбрик итте. Ул Шәмсераван Фәттах кызына изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәч-пакет тапшырды.