3 нче октябрь көнне республика күләмендә үткәрелә торган "Көзге шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында Иске Сәфәр авыл китапханәчесе сәламәтлеге чикләнгән хезмәт һәм тыл ветераннарының өйләрендә булды. Өлкәннәр көне белән котлап чәчәк бәйләмнәре бүләк итте һәм Дания Гайнетдинованың "Ялгыз таган", Гөлсинә Галимуллинаның "Ай күлгә сыенганда" исемле яңа кайткан китапларын тәкъдим итте. Бу очрашудан өлкәннәр бик канәгать калдылар.