12-14 декабрьдә Мәскәүдә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды узачак.

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Съезд профессиональ экологик бергәлек өчен гаять зур дискуссия мәйданчыгы булачак. Съездда катнашучылар (дәүләт, экологик җаваплы бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре) әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иң соңгы казанышларны күрсәтәчәкләр, шулай ук Россия Фдерациясенең табигать саклау өлкәсендәге законнарын камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрнең инициаторлары булып чыгыш ясаячалар. Сергей Донской билгеләп үткәнчә, съезд Россиядә Экология һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр елы кысаларында төп вакыйга булачак. Мероприятиедә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дүрт елда эшләнгән эшләргә йомгак ясаячаклар. Съезд экологик көн тәртибен яңа бурычлар белән баетырга, якын киләчәктә барлыкка киләсе мәсьәләләрне формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды кысаларында «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмәсе дә узачак, анда иң яхшы экологик технологияләр һәм яшел инвестицияләр тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International