Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларының күпчелегендә бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю тәмамланды. Шулар арасында – «Чишмә» ҖЧҖ, «Чиялек» ҖЧҖ, «Чишмә» агрофирмасы” ҖЧҖ, «Нигез» ҖЧҖ, «Нур» ҖЧҖ, Актаныш технология техникумы һәм башкалар бар.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белешмәләренә караганда, 19 сентябрьгә районда 163,1 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 39 центнер. Уңдырышлылык буенча иң югары күрсәткечләргә «Нигез» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ, «Әнәк» агрофирмасы” ҖЧҖ, Нур Баян ис. ҖЧҖ, «Ташкын» ҖЧҖ, «Чишмә» агрофирмасы” ҖЧҖ ирешкән – алар бер гектардан 40 центнердан артык уңыш алганнар.
Район буенча тагын 2,2 мең га, ягъни планнан 5% мәйданда уңыш җыясы калган. Бер үк вакытта район хуҗалыкларында рапс, бәрәңге һәм башка культуралар җыю дәвам итә.