Актаныш районына баргач, үзенчәлекле бәйрәмнең шаһиты булырга туры килде. “Актаныш басмалары” ял паркында чәчәк күргәзмәсе оештырганнар иде. Ә анда нинди генә могҗизалар юк. Чәчәкләрдән генә түгел, кырда үскән тигәнәкләрдән дә композиция ясаганнар. Баксаң, мондый бәйрәм Актанышта 2002 елдан бирле бара икән инде.
Мәктәп, ясле-бакча, авыл җирлеге һәм башка оешмалар иртә яздан кара көзгә кадәр чәчәк үстереп, тирә-юньдәгеләргә матурлык бүләк итә. Алай гына түгел, үз хезмәтләрен яклап, район күләмендә игълан ителгән махсус конкурста катнашалар. Бу эштән шәхси хуҗалыклар да читтә калмый. Капка төпләрен гүзәллек бачасы итүчеләргә дә махсус номинация каралган.
– Конкурска йомгак ясаганчы, бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең бакчаларында комиссия белән ике тапкыр булабыз, – ди Актаныш башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова. – Җәй башланганда, иртә чәчәк атучы чәчәкләрне карыйбыз, аннан көз якынлашканда, тагын бер кат әлеге бакчаларны йөреп чыгабыз. Менә шуннан соң гына нәтиҗә чыгарыла.
Шәхси хуҗалыклар белән дә шулай ук. Халыкны бу эшкә мәҗбүр итмибез. Алар конкурста катнашырга үзләре теләк белдерә яки авыл җирлеге чәчәкләргә күмелгән йорт тирәсен комиссиягә тәкъдим итә. Әлеге чара 15 еллап баргач, бәйге турында бөтен район халкы белә. Катнашырга теләк белдерүчеләр дә елдан-ел арта бара.
Чыннан да, авыллардан килгән чәчәк күргәзмәсе һәркемдә соклану уятырлык. Бәйгенең максаты да – гүзәллеккә өйрәтү, диләр. Аны исә кече яшьтән үзең дә тудыра аласың. Моның өчен бары әйләнә-тирәңне чистартып, чәчәкләр утыртырга гына кирәк. Менә шуңа да комиссия алдында үз эшләрен тәкъдим иткәндә, мәктәп укучылары аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп кенә каршы алмадылар, ә матурлыкка өндәүче чыгышлары белән үзләренә җәлеп иттеләр.
Шулай итеп урыннар билгеле. Оешмалар арасында беренче урынга Байсар авылы мәдәният йорты, район үзәгендәге беренче санлы мәктәп лаек булды. Авыл мәчетләре дә әлеге конкурстан читтә калмаган. Колын авылы мәчете тирәсе иң матуры булып танылган. Шәхси хуҗалыкларда иң матур чәчәк үстерүченең Татар Суыксуы авылыннан Гөлназ Баянова булуы ачыкланды. “Иң матур күпкатлы йорт” исемен Ленин урамы, 4нче йортка бирделәр. “Өй алдыбыз гөлбакча – 2017” бәйгесенең гран-при иясе Иске Кормаш авылыннан Диләфрүз Газизова иде. Җиңүчеләргә районның башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов акчалата бүләк тапшырды.
Бәйрәм күңелле инде, тик аның үз мәшәкатьләре дә бар. Ел үзенчәлекле килгәч, әлеге чарага йомгакны ясый алмый интеккәннәр. Даими яуган яңгырлар аркасында, әллә ничә тапкыр көнен үзгәртергә мәҗбүр булганнар. “Интернеттан һава торышын гел карап, күзәтеп тордык, – ди Дилбәр Әнвәрова. – 15ләре тирәсендә матур көннәр вәгъдә ителгәч кенә бәйрәмне үткәрергә карар кылдык”.
Нигә кирәк инде бу чара, дияр кайберәүләр. Кирәк икән. Җыр-биюгә үрелеп барган бәйрәмдә җирле халык ял итә алса, авыл мәктәпләре бераз гына булса да акча эшли алды. Араларында гөлләр үстереп алып килеп сатучылар да, бакча җиләге, карлыган үсентеләре дә бар иде. Бәяләре дә кыйммәт түгел, 10 төп бакча җиләген – 50, 5 төп карлыганны 100 сумга алып булды.