Бәйрәм чарасы җирлекнең барлык мәчетләрендә гает намазы уку белән башланып китте. Бу көнне авыл халкы өчен Корбан ашлары да уздырылды. Күҗәкә һәм Адай авылларында әлеге чара мәктәптә оештырылды, ә Уръяды авылы халкы өчен бәйрәм мәҗлесе "Тимершаех" мәчетендә әзерләнде. Әлеге изге эшне оештыручы җирлек башлыгы Р.Ф.Галимянова килүчеләрне бәйрәм белән котлап теләкләрен ирештерде һәм табын әзерләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.