9 май - Җинү көне

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар!

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да иң күңелле, иң тәэсирле бәйрәмебез – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм. Быел әлеге истәлекле датаның 71 еллыгын билгеләп үтәбез. Ул – бөтенхалык бәйрәме.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтләрегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә чиксез

рәхмәтемне белдерәм.

Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын

вәкиленә булган ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез. Курку белмәдегез, авырлыкларга баш имәдегез. Балачак, яшьлек елларыгызда зур сынауларны җиңәрлек көч тапкансыз – без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз.

Сугыш фаҗигаләрен онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәт булып калды. Ләкин безнең курку белмәс халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Тыныч тормышыбыз хакына күрсәткән батырлыкларыгыз өчен безнең буын сезнең алда чиксез бурычлы. Зур ихтирамга лаек шәхес булуыгызны без онытмыйбыз һәм онытмабыз. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим.

Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.

                                                                                                                                       Фаил КАМАЕВ, Актаныш муниципаль районы башлыгы.

Соңгы яңарту: 2016 елның 12 мае, 08:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International