Положение о конкурсе

«Безнең кадерле  ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсын үткәрү турында нигезләмә

 

Актаныш муниципаль районы «Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсын игълан итә.

 

  1. Конкурсның максаты:

 

  1. Районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тиңләштерелгән якташларыбызга игътибарны арттыру.
  2. Районыбызда урнашкан картлар һәм инвалидар йортында тәрбияләнүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең бүлмәләрен тагын да уңайлырак итүөйдәге кебек ямьлелек тудыру,  аларны тиешле шартлар белән тәэмин итү.

 

2. Конкурста катнашучылар:

 

2.1. Конкурста районда яшәүче катнашырга теләге булган  18 яше тулмаган балалар катнаша ала.

 

  1. Конкурсны оештыру һәм уздыру:

 

3.1. Конкурсны Актаныш муниципаль районы социаль яклау бүлеге оештыра.

3.2. Конкурс нәтиҗәләре 01 марттан соң “Актаныш таңнары”газетасы битләрендә дөнья күрәчәк.

 

  1. Конкурсны уздыру шартлары:

 

  1. Конкурска төрле жанрда һәм төрле техника белән ясалган

-панно, тушь, гуашь, акварель, пастель, компьютер графикасы, дивар рәсемнәре, катнаш техника,

- оригами,

-бәйләнгән сувенир һәм башка кул  эшләре кабул ителә.

  1. Панно, рәсемнәр рамкада булуы шарт, А3 яки А4 форматында.
  2. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрдә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча), яше, адресы, телефоны күрсәтелгән, мәктәбе турында белешмәсе булуы шарт.
  3. Һәр категориядә беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнәчәк. Җиңүчеләр 1, 2, 3 нче дәрәҗә истәлекле Дипломнар белән бүләкләнәчәк.
  4. Тәкъдим ителәсе эшләр 01 мартка кадәр кабул ителә.

 

Конкурста катнашу өчен иҗат эшләрен Актаныш авылы,  Юбилей урамы, 45 йортка тапшырырга.

Белешмәләр өчен телефон: 3-02-80, 3-11-46, 3-12-8

Последнее обновление: 21 марта 2016 г., 14:10

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International