Поздравление Главы муниципального района Камаева Ф.М. с Днем строителя

12 августа 2017 г., суббота

Хөрмәтле төзүчеләребез, төзүче ветераннарыбыз! Сезнең алтын кулларыгыз гади төзелеш материалларыннан могҗизалар тудыра. Яңача-заманча социаль объектлар, йортлар төзелә, авылларыбызда юллар, күперләр төзекләндерелә. Яшәешебездәге җитди проблемаларның чишелеше күзәтелә. 

 

Сезнең хезмәттән башка тормышны алып бару мөмкин түгел. Гомер-гомергә төзүче  иң кирәкле һәм иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булып саналды һәм шулай булып калыр да. 

 

Дәүләт программалары эшләп тора. Алар бүген төзелеш оешмаларына даими эш белән мәшгуль булырга, бер-берсе белән ярыша-ярыша төзергә мөмкинлекләр ача. Районыбызда берсеннән-берсе матур, уңайлы йортлар салына. Барысы да район халкы яхшы яшәсен өчен башкарыла.

Яңа биналар төзү белән генә чикләнмичә, искеләрен яңарту буенча да күләмле эшләр башкарасыз. Районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзегездән зур өлеш кертүегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.

 

Һөнәри бәйрәмегез белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телим. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International