Праздник района "Красный обоз"

9 августа 2017 г., среда

9 август көнне район үзәгендә урып-җыюның тәүге тантанасы – кырлардан төшкән икмәкне каршы алган Кызыл олау бәйрәме узды.

 

Ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык илткән беренче көнне халык телендә элек-электән, зурлап, Кызыл олау дип атаганнар. Ел буе икмәк чәчеп, җыеп алуда фидакарь хезмәтен куйган авыл халкы аны аеруча көтеп ала. Гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан алган Актаныш игенчеләре өчен исә ул гаять әһәмиятле. Шунлыктан әлеге чара быел да зур оешканлык белән район үзәгендә  быелгы ел ашлыгыннан пешерелгән ипидән авыз итү белән   башланып китте.

Икмәктән кадерле нәрсә юк. Аның кадере бәхәссез. Бәйрәмдә сүз алган район башлыгы Фаил Камаев та, моны асссызыклап, игенчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

Быел да район, республика үсешендә Актаныш икмәге мөһим роль уйнасын иде дигән теләктә калабыз. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International