Актанышта үтәчәк мөселман балалары өчен сабантуй, яңгыр булу сәбәпле, кичектерелде

25 июня 2017 г., воскресенье

25 июнь, якшәмбе көнне, Актанышта  мөселман балалары өчен сабантуй узачак дигән яңалык күпләрне сөендергән иде. Чара  Ураза бәйрәме көненә махсус туры китерелгән иде.

Әмма... кичә кичтән  ява башлаган яңгыр һаман туктамый. Нәкъ шул сәбәпле Сабан туен бераз кичектереп торырга килешенде. 

Актанышта мөселман балалары өчен Сабантуй һичшиксез оештырылачак, төгәл көнен хәбәр итәрбез. Чыганаклар исә ул бәйрәм чарасы 16 июльдә булыр дип билгели. 

Искәртеп үтәбез, мөселман Сабан туе  балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.  «Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе — бездән», — дип белдерә оештыручылар. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International