Обращение главы Актанышского муниципального района Фаиля Камаева по случаю Дня Великой Победы

8 мая 2017 г., понедельник

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар!

Сезнең барыгызны да йөрәк хисләрен кузгата торган иң тәэсирле бәйрәмебез – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм. 

Ул – бөтенхалык бәйрәме. Быел әлеге истәлекле датаның 72 еллыгын билгеләп үтәбез. 

Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәт булып калды. Ләкин безнең курку белмәс халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.  

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез. Курку белмәдегез, авырлыкларга баш имәдегез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкиленә булган ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Сугыш фаҗигаләрен онытырга мөмкин түгел. Балачак, яшьлек елларыгызда зур сынауларны җиңәрлек көч тапкансыз – без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Тыныч тормышыбыз хакына күрсәткән батырлыкларыгыз өчен безнең буын сезнең алда чиксез бурычлы. Зур ихтирамга лаек шәхес булуыгызны без онытмыйбыз һәм онытмабыз. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим. 

Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International