Хөрмәтле радио, элемтә хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Үз вазыйфаларыгызны җиренә җитекереп башкаруыгыз белән сез үзегезгә карата ихтирам, хөрмәт хисе яулыйсыз. Башкарган хезмәтләрегезнең сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгәисәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар һәм аяз күк йөзе телим. Хезмәтегездә тагын да зуррак уңышларга ирешегез. Киләчәктә дә элемтә, хәбәрләшү чараларына булган ихтыяҗны канәгатьләндереп , тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур тырышлык куярсыз дигән ышанычта калабыз.
Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!