АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА ЯҢА МӘЧЕТЛӘР ТӨЗЕЛӘ

24 июня 2016 г., пятница

Актанышта яшәүче мөселман халкы өчен бүген, 24 июнь көнне зур вакыйга булды. Изге Рамазан аенда МТС бистәсендә "Гамбәрия" мәчетенә ай кую чарасы узды. Аллаһ йорты агымдагы елның 9 сентябрендә файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Яңа мәчетнең манарасына аен күтәрү чарасына кунаклар да, авыл халкы да күпләп килгәннәр иде.

Төзелеш барышында Актанышның күп мөселманнары үз өлешен керттеләр. Мәчет төзелешен "Газстройсервис" җәмгыяте алып барды.  Иганәчелекнең иң зур өлешен Казан якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов күрсәтә. Аның сүзләренә караганда, әлеге ярдәм бары тик җирлектәге мөселман кардәшләргә мөмкинлектән чыгып булышлык итү өчен генә. "Актаныш һәрвакыт эштә дә, хезмәттә дә, рухи байлыкта да иң алда булсын иде" - дип ассызыклады Вәсим Вахитов. 

 

Быел изге Рамазан аенда гына районыбыз буенча икенче мәчеткә ай куелды, узган атнада Уръяды авылы халкы олы бәйрәмгә җыелган иде. Актаныш районы буенча барлыгы 47 мәчет исәпләнелә һәм 5 мәчет төзелә. 

Аллаһ йортларын яратучы, вакытларын мәчеттә үткәрүче бәндәләр кыямәт көнендә Аллаһының кунаклары булырлар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International