Новости Ст.Аймановской сельской библиотеки.

20 февраля 2018 г., вторник

   Актаныш- Мөслим... Иске Айман- Урәзмәт... Дуслык күпере.

  20 январь Мөслим районы Урәзмәт авылы үзешчәннәре Иске Айман авылы мәдәният йортында  Айгөл Әхмәтгәлиеваның "Баш куям тезләреңә" дигән сәхнә әсәрен тәкъдим иттеләр. Кунак ашы кара-каршы  диеп 16 февраль көнне Иске Айман үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасын күчтәнәч итеп Урәзмәт авылына кунакка барды. Артист кызларыбыз уңышлы гына чыгыш ясадылар. Авыл халкы бик җылы каршы алды һәм яратып озатып калды.

    Моннан соң да дуслык күперебез нык булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International