Уважаемые жительницы района! Дорогие наши женщины - мамы!

26 ноября 2017 г., воскресенье

Һәркемнең иң газиз, якын кешесе ул – әни. Алар – дөньябызның яме. Җир йөзендә иң матур, иң газиз сүз ул – әни. Шушы сүз белән безнең телебез ачыла, һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми-сүрелми. Алар тормыш йөген ир-ат белән бергә җигелеп тартучылар да, гаилә учагын сүндерми саклаучылар да. Барысы өчен дә без әниләргә бик зур рәхмәтле.

Җәннәт әниләрнең аяк астында, дип юкка гына әйтмиләр. Бәрәкәтле, имин, тыныч тормышка бары тик әниләрнең хәер-догасы, аларның фатихасы аша гына ирешеп була. Безне авырулардан, хәвеф-хәтәрләрдән йолып калган әниләребез, көннәрдән бер көнне олыгаеп, үзләре ярдәмгә мохтаҗ булып кала. Әниләребезгә карата мәхәббәтебез, мәрхәмәтебез, ихтирамыбыз никадәр тирән булса, тормышыбыз да шулкадәр шатлыклы һәм яктырак узар.

Кадерле, газиз әниләр!

Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, озын гомер, ак бәхетләр телим. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни, әби булып, шатланып-сөенеп яшәргә насыйп булсын. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечләре һәм уңышлары белән килсен. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International