В Актанышском краеведческом музее прошло мероприятие из цикла "Выдающиеся личности родного края"

17 ноября 2017 г., пятница

Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан район мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Хезмәт һәм сәхнә ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүдә Мирзаян кызы Гыймадиеваның 70 яшенә “Сүрелмәс моң” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды. Әлеге җыр-моң белән үрелеп баручы чарада юбилярның укытучысы – Роза Рәхим кызы Гыймранова;  Флүдәне беренче тапкыр эшкә алган, ул елларда район мәдәният инспекторы булып эшләгән Фәридә Гавас кызы Мутина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Джон Мусин, “Агыйдел”җыр һәм бию ансамбленең 50 еллыгына кадәр бергәләп җырлап йөргән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин, Яңа Әлем авылы башлыгы Әбугали Әхмәтгалиев, ветераннар советы рәисе Тәхия Усманова, Флүдә Гыймадиева белән иңне-иңгә куеп, район үзәк китапханәсе директоры булып эшләгән сәхнәдәш дусты Энҗе Мәүлетова, ветераннар советының хәзерге рәисе  Нурулла Гаян улы Нурлыев, аның урынбасары, “Гәрәбә” клубы җитәкчесе Лера Гөлем кызы Хафизова, район үзәк китапханәсенең хәзерге директоры Ландыш Җәүдәт кызы Шәмсунова, сәхнә һәм хезмәт ветераннары Луиза Исламова, Әнисә Шәрипова, шагыйрә Альбина Авзалова, концертларда бергә җырлап йөргән сәхнәдәше һәм дусты Илфира Әһлетдинова, сыйныфташы Сәгыйть Мансуров,  өч улы – Рушат, Айрат һәм Айнур, оныклары һәм башкалар катнашып, барысы да юбилярга изге теләкләрен җиткереп, аның турында күп кенә матур истәлекләрен яңарттылар.
Бәйрәм Флүдә Гыймадиеваның тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган презентация һәм аның башкаруындагы җырлардан торган видеоязмалар карау белән эчтәлекле итеп алып барылды.

Флүдә Гыймадиева кырык елга якын мәдәният өлкәсендә китапханә системасында намуслы хезмәт итеп, 1989 елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Шулай ук, тырыш хезмәте, сәхнәдәге иҗади уңышлары өчен мәдәният бүлегенең, Татарстан мәдәният министрының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1997 елда Актаныш районы хакимият башлыгының Мактау грамотасына лаек була. Хезмәтен югары бәяләп, 1998 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Флүдә Мирзаян кызын без – Туган як музее хезмәткәрләре дә күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, балалар һәм оныклар куанычын күреп, шатлыкларга төренеп яшәвен теләп калабыз.

Кичәнең матур мизгелләрен фотосурәтләрдә күрә аласыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International