Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Игелекле, тырыш хезмәтегез, башкаларга күрсәткән игелекләрегез өчен рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм! Районыбызда яшәүче ветераннарның, инвалидларның, өлкәннәрнең, күп балалы гаиләләрнең тормышын тотрыклыландыруга һәм яхшыртуга керткән җиткереп башкаруыгыз халыкта да сезгә карата хөрмәт, ихтирам уята. Киләчәктә дә социаль өлкәдә сезнең эшлекле фикерләрне тыңлап, яңалыкларны уңышлы файдаланып, район халкына хезмәт итүдә бергәләп эшләрбез дип ышанам. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телим. Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Фаил КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы
Последнее обновление: 22 марта 2017 г., 10:14