Актаныш үзәк балалар китапханәсе игълан иткән, “Туган авылым чишмәләре” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге, район үзәгендәге һәм авыллардагы чишмәләрне барлау максатыннан оештырылган иде.
Яшь үзенчәлекләренә карап җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде.
3-6 сыйныф укучылары арасында:
Беренче урынны Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының 4 сыйныф укучысы Вәлиев Данил белән Актаныш 2 нче санлы мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Хусниева Азалия бүлештеләр.
Икенче урынга Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары лаек булды.
Өченче урынны Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының 3 сыйныф укучысы Гаязов Ислам яулады.
7-8 сыйныф укучылары арасында:
Беренче урынга Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шәрипова Ләйлә лаек булды.
Икенче урынны Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
Шигапова Таңсылу белән Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шайдавлетова Язилә бүлештеләр.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гаянов Айбулат, Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының 3 сыйныф укучысы Гибадуллина Элида һәм Актаныш 2 нче санлы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Исламов Алмаз рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.
Катнашкан барлык укучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырыла. Бүләкләрне Актаныш үзәк балалар китапханәсеннән килеп алуыгыз сорала.